#КаләмБлог

Европаны гизгән солдат

Быел Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан гимназиябездә, мәдәният йортларында үткәрелгән чараларда, төрле тапшыруларда Бөек Ватан сугышы турында ишетеп тордык. Туган илебезнең теләсә кайсы почмагында яшәгән һәрбер гаиләдә әлеге сугыш турында истәлекләр саклана. Мин дә сугышта катнашкан бабам турында сөйләргә телим.
Бабаем Галипша Зарипов 1917 елның 10 гыйнваренда Арбор авылында туган. Аның әтисе озак еллар Арбор волость идарәсенең писаре булып эшләгән, авылдагы партия оешмасына нигез салучыларның берсе булган.
Галипша бабай мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укый һәм авылга кайтып балалар укыта. Әмма аңа тыныч тормышта озак булырга туры килми – Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның августында шинель киеп, кулына корал ала. Аның сугыш юлы озын була һәм 1946 елда гына тәмамлана. Аңа Сталинград фронты гаскәрләре сафында Сталинград өчен барган канкойгыч авыр сугышларда катнашырга, Молдавияне, Румынияне, Венгрияне, Чехословакияне, Австрияне фашистлардан азат итәргә туры килә. Җиңү көнен ул Чехословакиянең башкаласы Прагада каршылый. Бабам чын мәгънәсендә бөтен Европаны гизгән солдат.
Сугыш юлын ул механикалаштырылган пулеметчылар бригадасында пулеметчы булып, разведка группасы сугышчысы булып уза. Аңа күп мәртәбәләр дошман белән капма-каршы килеп сугышырга, «тел» алу операцияләрендә катнашырга туры килә. 1944 елда авыр сугыш барышында яралана, контузия ала.
Туган ягына күкрәгенә өченче дәрәҗә Сугышчан Дан ордены, «Батырлык өчен», «Сталинград оборонасы өчен», «Будапештны азат иткән өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләрен тагып кайта.
Бабам сугыштан соңгы гомерен тулысынча диярлек туган авылы балаларын укытуга, тәрбияләүгә багышлый. 1950-1952 елларда ул Арбор җидееллык мәктәбенең директоры була. Алар әбием белән икесе дә җәмәгать тормышында актив булганнар. Агитатор да, лектор да, пропагандистлар да, партия оешмасы секретаре дә, Арбор авылы советы депутаты да.
Галипша Зарипов 1994 елның 24 мартында Арбор авылында вафат була. Исеме Җиңүчеләр китабында мәнгеләштерелгән.
Рәхмәт сиңа, бабам, рәхмәт.
Рәхмәт сиңа яңа буыннан.
Онытмабыз сине, бабам, онытмабыз.
Батырларга бездән һәрчак дан!
Регина Галиәхмәтова
Балтач районы
Татарская печать