#КаләмБлог

“Алтын каләм”дә көн программасы бик тыгыз.


“Алтын каләм”дә көн программасы бик тыгыз. Фестиваль тормышына күнегү авырлыгы аркасында күп кенә очракларда катнашучылар югалып та калырга мөмкин. Моны булдырмас өчен сиңа 5 киңәш әзерләдем.
1. Языгыз. Башыгызга кинəт кенә килгəн уйлар гадәттә иң уңышлы булып чыга. Көн дəвамында сезнең белəн нəрсə булганын, һəр хəрəкəтегезне дəфтəрегезгə теркәп барыгыз.
2. Йокларга кирəк. Эшлəрдəн читкə китеп 1-2 сəгать кенə булса да йоклап ал. Күзеңне ябып 5 минут утырып тору да шулай ук ялга керə. Ə көндезге йокы баш мие өчен бик файдалы.
3. Танышыгыз һəм сөйлəшегез. Монда яңа дуслар туплау бик мөһим. Кем белгəн, бəлки нәкъ шул дустың Гран-при иясе булып чыгар!
4. Курыкмагыз. Бер нəрсə алдында да туктап калырга ярамый. Авырлыкларсыз бер нәрсәгә дә ирешеп булмый.
5. Үзегезне яңа яктан ачырга курыкмагыз. Без үткəнгә кайта алмыйбыз, алда да безне нəрсə көткəнен төгəл əйтеп булмый. Шуңа күрә хәзер үк һәр мизгелне онытылмаслык мизгелләр белән баетырга ашыгырга кирәк!
Ә хәзер каләмчеләрдән киңәшләр:
Виолетта Габидулина, SMM:
- Бу очракта киңәшләр бик күп булырга мөмкин, әмма минем өчен иң мөһиме – ул катнашучыларның бер дулкында булуы.
Раушан Бәйрәмов, фото:
- Үзеңнең яраткан эшеңне тапмасаң киләчәктә тормышыңны мөмкин кадәр кызык итеп яши алмаячаксың.
Ильяс Хаҗиев, татар матбугаты:
- Фикерләр белән алышу бик кирәк. Ике фикердән башка уйлар да туарга мөмкин. Сирәк кенә булса да команда белән эшләү чарасын булдырырга тырышу шулай ук кирәкле һәм җитди нәрсә.

Татарская печать