#КаләмБлог

Горур татар баласы мин

Горур татар баласы мин
Һәр халык өчен үз теле кадерле. Минем өчен иң матур тел, иң камил тел ул- минем татар телем. Мин Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшим. Үземнең татар милләтеннән булуым белән горурланып туя алмыйм.
Татарстан бит ул – бик зур һәм тылсымлы дөнья. Аның белән ничек горурланмыйсың инде? Күпчелек бөек һәм данлыклы шәхесләрне дөньяга нәкъ менә безнең туган йортыбыз чыгарган. Ә безнең телебезне мин дөньяның җиде могҗизасы рәтендә күрәм. Борын-борыннан бөек акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре татар теленең зурлыгына, нәфислегенә сокланалар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдерә.Телдә халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә чагыла.Тел гасырлар буе яшәп килә.Телнең иҗатчысы - халык.Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, чын халыкның телен, чын халык рухын гасырлар буе үсеп, камилләшеп килгән халык иҗаты әсәрләреннән генә белеп була дип бик дөрес күрсәткән.Татар теле -дөньяда иң матур тел!
Кызганыч, бүгенге көндә телебезнең хәлләре бик мөшкел. Кемнәрдер аны артык, ә кемдер искергән дип саный, ә кемдер аннан ояла. Башкалар ни генә димәсен, мин татар теле яклы булып калам. Мин аннан оялмыйм, мин, горурланып, тулысынча татар телендә сөйләшәм, чөнки мин - чын татар баласы. Соңгы елларда татар телен өйрәнер өчен безгә гариза яздырталар. Миңа бу күренеш бер дә ошамый. Ничек инде ул, үз ана телеңне өйрәнер өчен ниндидер гариза язарга кирәк!? Өстәвенә Конституция белән беркетелгән тел. Ни өчен татар теле дәресләренә бирелгән сәгатьләрне кыскарталар? Бу сорауларга җавап бирүче юк. Ни кызганыч түрәләрдән дә төгәл җавап юк: “Тел искергән, аны өйрәнүе авыр, хәзер иң мөһиме: рус теле белән чит тел белергә кирәк”, һәм башкалар. Элек безнең әти-әниләребез, әби – бабаларыбыз мәктәптә барлык фәннәрне татар телендә укыганнар. Татарча укыдык дип кенә русча белми калмаганнар. Читкә китеп укыганнар, эшкә урнашканнар. Бүгенге көнгә кадәр өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйлиләр, чөнки алар безнең кебек ана телен атнасына бер дәрес кенә укымаганнар, ә 3-4 сәгать өйрәнгәннәр! Мәгариф министрлыгында эшләүчеләр бу хәлләрне башкачарак уйласыннар иде, аларга безнең әти-әниләребез үрнәк булсын иде.
Татар халкының әдәп-кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын, биюләрен кечкенәдән үк гаиләмдә өйрәндем. Әнием миңа туган телемне бүләк итсә, мәктәбем үз ана телемдә белем һәм тәрбия бирә. Шуңа күрә дә мин үземнең татар телемне хөрмәт итәм. Миңа инде 16 яшь булса да , башкалар кебек бүгенге көн модасы артыннан йөгермим, үземә аңлашылмаган телдә җырлар тыңламыйм, русча җырлар да бик сирәк колагыма керә. "Мин – татар!” – дип горурланып әйтә алам мин.
Татар телен ун-унбиш елдан ни көтә? Ул телдә без китаплар укырбызмы, әллә аны музейларда гына күрербезме, яисә бөтенләй онытырбызмы? Юк, моңа һич юл куярга ярамый! Туган телгә бик сак килергә кирәк, аның диңгездәй киң байлыгы, чишмәдәй саф үзенчәлекләрен зур осталык белән дөрес файдаланырга, ул рухи байлыкны сакларга, чиста тотарга кирәк. Ә моның өчен кечкенәдән үк бала ана теленә өйрәнеп үсәргә тиеш. Баланың теле гаиләдә ачыла. Аның күңеле ак кәгазь кебек, нәрсә язсаң да, кабул итә. Бала милли тәрбия алсын өчен, беренче чиратта, анасының милли рухлы булуы кирәк. Минем уйлавымча, туган телне ярату – әниеңне ярату белән бер булырга тиеш...

Татарская печать