#КаләмБлог

Сугышның йөзе хатын-кызмы?


Сугышның йөзе хатын-кызмы?
Бу язмамны мин авылдашыма багышлыйм. Корбангалина Фәридә Хафиз кызы сугышта фельдшер булган. Аның турында бөтен мәгълүматны тулап, минем китап чыгарасым килә. Сугышта катнашкан Фәридә апа турында аның туганы Эльза Ижбулдина белән сөйләштем.
«Корбангалина Фәридә Хафиз кызы 1923нче елда Исәнбай авылында туа. 1941дә Красный бор хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алына. 474нче аерым сапер батальонының өлкән фельдшеры һәм 350нче укчы дивизиясенең танккка каршы артдивизия өлкән фельдшеры була. Авыр яралана, көчкә исән кала, биш айга якын Магнитогорскның 3107 номерлы госпиталендә дәвалана. Гамәлдәге армиядән 1945нче елның ноябрендә азат ителә», - дип сөйләде миңа үзе дә озак еллар медицина өлкәсендә хезмәт куйган Эльза апа.
Кыюлыгы, батырлыгы өчен Фәридә Корбангалина «Батырлык өчен» медале, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Заполярьены саклау өчен» медале белән бүләкләнгән.
Фәридә Хафиз кызы сугыштан соң медицина институтын тәмамлый һәм үзен тулысынча Петрово-Дальнийдагы Мечников исемендәге институтта фәнни эшкә багышлый. Диссертация яклый.
«Туган авылы Исәнбайны сагынып гомере буе сагынып яшәде. Ел саен кайта, һәр урамын, тыкрыгын йөреп чыга иде. Дөньяларның тыныч, имин булуына чын күңелдән сөенде. Һәр минутның кадерен белә иде ул», – дип искә ала Эльза апа туганын.
Чыннан да, 18 яше тулу белән сугышка киткән бу кыз һәрбер кешене уйланырга мәҗбүр итәдер. Аяусыз сугыш меңнәрчә хатын-кыз язмышларын таптый, чәчләренә бәс булып сарыла. Өермәдәй бөтереп алып, шактый михнәт-газаплар кичертә, күпләрнең гомерләрен өзә… Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш бик нык сыный. Алар моңарчы ирләр күтәреп барган авыр хезмәтне үз иңнәренә ала. Сугыш еллары хатын-кызларның бөек көч булуын исбатлаган еллар.
Гөлназ МӨЭМИНОВА, Әгерҗе

Татарская печать