#КаләмБлог

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч!

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Күпме гомерләр өзелгән. Минем бабаем да сугышта катнашты, исән килеш туган ягына кайтты.
Яруллин Нигъмәт Ярулла улы 1918нче елның 5 маенда Апакай авылында туа. Гаиләдә 5 малай һәм 2 кыз булалар. 14 яшендә колхозда эшли башлый, 18 яшь тулгач ул армияга алына. Сугыш башлангач бабаем Львов шәһәрендә була. Украинаның Ак чиркәү шәһәрендә 497нче девизиядә хезмәт итә. Ул каравылда булганда Бөек Ватан сугышы башлана. Бабам сугыш вакытында ниләр генә күрми: контузияләр, травмаланган кул, госпиталь. Ул сугышны искә алырга яратмый һәм үзен батыр дип санамый иде. 90 яшендә арабыздан китте.
Ветераннар - ил батырлары! 75 ел үтсә дә без аларга рәхмәтле, чөнки аларсыз тумаган да булыр идек. Мин бабаем белән бик горурланам!
Татарская печать