#КаләмБлог

Шиһабетдин Мәрҗани эзләреннән

Шиһабетдин Мәрҗани эзләреннән
2020 нче ел истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Алар арасында тарихи мөһим даталар да шактый. Әйтик, ТАССР га 100 ел, Шиһәбетдин Мәрҗанинең тууына 202 ел, Бөек Ватан Сугышы тәмамлануына 75 ел һ.б.
Шушы язмамны нәкъ тә дөньяга 202 ел элек килгән язучы, этнограф, педагог, археограф Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлыйсым килә. Күп кырлы шәхеснең биографиясенә күз салсак, без анда Мәрҗанинең берничә ел Арча районы Ташкичү авылында яшәгәнен күрербез. Ташкичү авылы мәктәбендә язучыга куелган мемориаль таш бар, шулай ук монда аның музее да эшләп килә. Ул үзенә кунакларны 2017 елның 8 декабреннән башлап кабул итә. Музеебызда экскурсоводлар ролен гади укучылар һәм укытучылар башкара. Һәр ел саен бу шәхес белән кызыксынучы яшьләр артып тора. Музей мәйданы буенча бик зур түгел, моңа карамастан, аңа бик күп күләмдәге мәгълүмат сыйган. Анда килеп керү белән миллилек һәм зәвыклылык бөркелеп тора, чөнки биредә элекеге мич, утын агачлары, электән сакланып калган көнкүреш җайланмалар, Шиһәбетдин Мәрҗанинең чапанына, бүрегенә һәм чалмасына охшатып тегелгән киемнәр бар. Шулай ук монда аның хаҗга барган юлының картасы, язган кулъязмалары, күренекле шәхесләрнең аның турында язып калдырган истәлекләре дә саклана.
Музейның ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Габделфат улы Нуриев, музейны булдыруда һәм һәйкәлләрне төзүдә зур ярдәм күрсәткән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, якташыбыз Рафис Тимерхан улы Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Пётр кызы Ларионова, Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиев, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм башка бик күп кунаклар катнашты. Бүгенгесе көндә дә танылган шәхесләр музеебызга юлны онытмыйлар, һәрвакыт кайтып торалар!
Алсу Касыймова, Арча районы.

Татарская печать