#КаләмБлог

Горур татар баласы мин

Һәр халык өчен үз теле кадерле. Минем өчен иң матур тел, иң камил тел ул- минем татар телем. Мин Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшим. Үземнең татар милләтеннән булуым белән горурланып туя алмыйм.
Татарстан бит ул – бик зур һәм тылсымлы дөнья. Аның белән ничек горурланмыйсың инде? Күпчелек бөек һәм данлыклы шәхесләрне дөньяга нәкъ менә безнең туган йортыбыз чыгарган. Ә безнең телебезне мин дөньяның җиде могҗизасы рәтендә күрәм. Борын-борыннан бөек акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре татар теленең зурлыгына, нәфислегенә сокланалар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдерә.Телдә халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә чагыла.Тел гасырлар буе яшәп килә.Телнең иҗатчысы - халык.Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, чын халыкның телен, чын халык рухын гасырлар буе үсеп, камилләшеп килгән халык иҗаты әсәрләреннән генә белеп була дип бик дөрес күрсәткән.Татар теле -дөньяда иң матур тел!
Кызганыч, бүгенге көндә телебезнең хәлләре бик мөшкел. Кемнәрдер аны артык, ә кемдер искергән дип саный, ә кемдер аннан ояла. Башкалар ни генә димәсен, мин татар теле яклы булып калам. Мин аннан оялмыйм, мин, горурланып, тулысынча татар телендә сөйләшәм, чөнки мин - чын татар баласы. Соңгы елларда татар телен өйрәнер өчен безгә гариза яздырталар. Миңа бу күренеш бер дә ошамый. Ничек инде ул, үз ана телеңне өйрәнер өчен ниндидер гариза язарга кирәк!? Өстәвенә Конституция белән беркетелгән тел. Ни өчен татар теле дәресләренә бирелгән сәгатьләрне кыскарталар? Бу сорауларга җавап бирүче юк. Ни кызганыч түрәләрдән дә төгәл җавап юк: “Тел искергән, аны өйрәнүе авыр, хәзер иң мөһиме: рус теле белән чит тел белергә кирәк”, һәм башкалар. Элек безнең әти-әниләребез, әби – бабаларыбыз мәктәптә барлык фәннәрне татар телендә укыганнар. Татарча укыдык дип кенә русча белми калмаганнар. Читкә китеп укыганнар, эшкә урнашканнар. Бүгенге көнгә кадәр өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйлиләр, чөнки алар безнең кебек ана телен атнасына бер дәрес кенә укымаганнар, ә 3-4 сәгать өйрәнгәннәр! Мәгариф министрлыгында эшләүчеләр бу хәлләрне башкачарак уйласыннар иде, аларга безнең әти-әниләребез үрнәк булсын иде.
Татар халкының әдәп-кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын, биюләрен кечкенәдән үк гаиләмдә өйрәндем. Әнием миңа туган телемне бүләк итсә, мәктәбем үз ана телемдә белем һәм тәрбия бирә. Шуңа күрә дә мин үземнең татар телемне хөрмәт итәм. Миңа инде 16 яшь булса да , башкалар кебек бүгенге көн модасы артыннан йөгермим, үземә аңлашылмаган телдә җырлар тыңламыйм, русча җырлар да бик сирәк колагыма керә. "Мин – татар!” – дип горурланып әйтә алам мин.
Татар телен ун-унбиш елдан ни көтә? Ул телдә без китаплар укырбызмы, әллә аны музейларда гына күрербезме, яисә бөтенләй онытырбызмы? Юк, моңа һич юл куярга ярамый! Туган телгә бик сак килергә кирәк, аның диңгездәй киң байлыгы, чишмәдәй саф үзенчәлекләрен зур осталык белән дөрес файдаланырга, ул рухи байлыкны сакларга, чиста тотарга кирәк. Ә моның өчен кечкенәдән үк бала ана теленә өйрәнеп үсәргә тиеш. Баланың теле гаиләдә ачыла. Аның күңеле ак кәгазь кебек, нәрсә язсаң да, кабул итә. Бала милли тәрбия алсын өчен, беренче чиратта, анасының милли рухлы булуы кирәк. Минем уйлавымча, туган телне ярату – әниеңне ярату белән бер булырга тиеш.
Безнең ана телебез ул бер чәчәк кебек. Ул чәчәкнең таҗлары – без, кешеләр. Ә чәчәкнең уртасы – татар теле, аның тарихы. Безгә, киләчәк буынга, бу чәчәкне шиңдермәскә кирәк. Яшьләр үз туган телләрендә сөйләшергә кыенсыналар, күбрәк рус телендә аралашалар. Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга киткәч, авылга кайтып русча гына сөйләшкән кешеләрне мин бөтенләй аңламыйм. Ничек инде ул бер-ике ай эчендә туган телне онытып була? Туган тел бит ул бервакытта да онытылмый. Юк, мин рус теленә бер дә каршы түгел, ул –милләтара аралашу теле. Ләкин, шул ук вакытта, һәр кеше үзенең ана телен хөрмәт итәргә тиеш. Хөрмәт итү – ул бүтән милләт вәкилләре арасында, оялмыйча, үз телеңдә сөйләшү дип уйлыйм мин. Башкалар сөйләшә бит үз телендә, ә без сөйләшә алмыйбызмы?! Үз татар җырларыбызны җырламаска, татар биюләребезне биемәскәмени кеше янында?! Нигә оялып торырга?! Ул бит синең туган телең, әткәң-әнкәңнең теле!!!
Мин - үз илемнең нечкә күңелле бер баласы. Татарлык минем йөрәгемнең түрендә урын алган. Кечкенәдән үк татарча әкиятләр укып, татарча җырлар тыңлап, татар дөньясына гашыйк булдым. Мин үзем дә уңышларым белән туган телебезнең киләчәгенә үз өлешемне кертәм. Ана телебезне яклауга юнәлдерелгән конкурсларда актив катнашам, татар теленнән Ресублика фән олимпиадасында призёр, КФУның төбәкара фән олимпиадаларында татар теле фәненнән Җиңүче булуым –моны раслаучы факт булса, ә минем өчен зур сөенеч, алга таба өмет, ышаныч. Туган телдә шигырьләр иҗат итәм, алар “Яңарыш” газетасында басылып чыга, төрле бәйрәмнәрне үзебезнең саф, матур туган телебездә шигырьләр сөйләп бизим. Минем алда бик күп ишекләр ачык, мин үземнең милләтемә бик рәхмәтле.
Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны... булган горур милләт баласы мин. Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән, биреләм һәм биреләчәкмен дә. Башкалар ни генә димәсен, мин үз телем яклы, мин аннан оялмыйм, курыкмым, киресенчә мин ана телем белән яшим! Мин, халкыбызның гореф- гадәтләрен саклап, кияүгә чыгарга, үземнең балаларыма, оныкларыма да татар телебезнең көчен сеңдерергә телим.

Татарская печать