#КаләмБлог

Сугыш урлаган балачак

Сугыш урлаган балачак
Тыл ветераны Шагиева Хәтимәбикә апага үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.
- Хәтимәбикә апа, үзегез белән таныштырып китегез әле?
- 1927 елының 1 маенда Түбән Мәтәскә авылында тудым. Шунда әти-әни белән яшәдем, көн күрдем. Вакыт җиткәч кияүгә чыктым. Ирем белән бергә без өч бала үстердек: Илдус, Сөембикә һәм Илгиз.
- Сез Сугыш башланган вакытны хәтерлисезме?
- Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде. Ул вакытны мин бик әйбәт хәтерлим. Сугыш башланганын мин сөт фермасында эшләгәндә бер ападан ишеттем. Төнлә аңа төш кергән. Җил, давыл бөтен агачларны аударган, буран чыккан, бик ямьсез көннәр җиткән. «Нәрсә була алыр икән бу?» - дип безгә сөйләде. Аның янына икенче апа килде дә: «Ай эшләр харап икән, әйбәт төш күрмәгәнсең әле син», -диде. Шуннан соң сугыш башланганын белдек...
Сугыш вакытында миңа нинди генә эш башкарырга туры килмәде инде. Сөт тә җыйдым, фермада да эшләдем, бакча сукаладым.Эшләмәгән эш калмады инде. Ат җиккән вакыт та булды. Иң авыр вакыт безгә эләкте, ир-атлар да булмады, бабайлар карт иде. Бөтен эш безнең өстебезгә төште. Буранлы, салкын кышларда урман кисә идек. Шулай да мин бер эштән дә куркып тормадым, нәрсә кушсалар шуны эшләдем.
Мин һәр көн сөтне Арчага илтә идем. Басу юлыннан кайтып барганда миңа бала тавышы ишетлгән кебек булды. Басу эченә кереп карасам, анда ташландык бала күрдем. Мин әле үземдә бала идем, баланы кулга алырга курыктым. Май заводына килгәч мин бер рус хатыны янына килеп басуда бала ятканын әйттем. Без икәү бергә баланы алып кайттык. Аны киендердек, сөт эчерттек һәм аны милициягә илтеп тапшырдык.
- Гаиләгез турында сөйләп китегез әле. Сезнең гаиләдән сугышка китүчеләр булдымы?
- Безнең гаиләдән сугышка ике абыем да китте. Алар өч ел сугыштылар, Ватанны сакладылар. Тик өйгә кайтып җитә алмадылар.Олы абыем хәбәрсез югалды дигән хат килде. Ә кече абыем Украинада үлеп калды.
- Хәтимәбикә апай сугыш вакытында ашау яклары ничек иде, ачлык булмадымы?
- Безнең ашау зарланырлык булмады иде дип әйтер идем мин. Безнең әтине яше олы булгач сугышка алмадылар. Өйдә әти булгач ашарга да булды. Тик әнибез генә бик иртә, 43 яшендә сугышка кадәр үк үлеп китте. Әти безгә гел: «Эшләгез кызым, эшләгез, эшләп кеше үлми», - дип әйтә иде. Ашлык та урдык, басуда да йөрдек. Җирдә, басуда нәрсә үсте, бөтен нәрсә ашадык. Үләннәрдән аш пешердек. Шулай ук кайбер вакытта аз генә булса да колхозда ашарга биргәли иде. Сыер тота идек, ул безнең туендыручы булды.
- Хәтимәбикә апа, сез сугыш беткән көнне хәтерлисезме? Нинди көн иде ул?
- Сугыш беткәнне мин йокыдан торгач, елап өй буйлап йөргән әтине күрдем. Әти артыннан мин дә йөри башладым. Әти: «Сугыш бетте, тик минем балаларым да үлеп беттеләр инде», - дип елап йөрде. Ул кояшлы, матур язгы көн иде.
- Ирегез Котдус абый да сугыш ветераны булган бит. Аның турында да сөйләп китегез әле.
- Ул сугыш вакыты турында озаклап сөйләшеп утырырга ярата иде. Аның белән без гел бергә булдык. Бер-беребезгә булышып яшәдек. Көзләр җиткәч, бәрәңге алу сезоны башлана иде. Бәрәңге капчыкларын ташыганда мин капчыкның җиңел ягын иремә биреп, авырын үзем күтәреп илтә идек. Гел шулай булды. Авыр эшне мин үзем эшләргә тырыша идем. Мин аны бик сакладым. Сугыштан соң Котдус яраланып, аягын имгәтеп кайтты. Шуның өчен ул аксаклап йөри иде. Сугышның яхшы яклары булмый шул...
Адилә ГАЛИМҖАНОВА

Татарская печать